Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан уздырылган хәйрия акциясендә балаларын хөкүмәт теркәве өчен мөрәҗәгать иткән ата-аналар өчен бүләкләр өләшү зур сюрприз булды. Бу хәйрия акциясендә безнең күптәнге партнерыбыз «Белый ангел» журналы редакциясе катнашты. Бу көнне 2 малай һәм 2 кызны ГХАТ бүлеге хөкүмәт тәркәве уздырды. Аларга Даниил, Адель, Юлия һәм Айназ дип исем бирделәр. Барлык семьяларда да балалар беренче. Бәхетле әти Дмитрий Душин әйтүенчә, алар, хатыны Римма белән уллары Даниил тууга бик бәхетле һәм шат, ә балага исемне алар күптән ук инде сайлап куйганнар.
Шәһәрнең үзәк мәйданының төрле почмакларында төрле чаралар үтте. Балалар төсле акбурлар белән алфальтта рәсем ясадылар, сәхнәдә яшь талантлар чыгыш ясап җыр һәм биюләр белән килгән кунакларның күңелен күтәрде. Шунда ук спорт ярышлары уздырылды.
31 май көнне Питрәчтә балалар өчен зур бәйрәм уздырылды. Анда төрле концерт номерлары, конкурслар оештырылды. Талантлы балаларга дипломлар, грамоталар тапшырылды. Ахметшиннар һәм Ибрагимовлар гаиләләренә яңа туган балаларга таныклыклар тапшырылды.
1 июнь Сабабызның үзәк мәйданы шау-шулы вакыйгалардан тынып тормый. Әле кайчан гына биредә гөрләтеп Җиңү бәйрәме тантанасын билгеләп үткән идек һәм менә тагын мәйданыбыз аллы-гөлле-күбәләкле балачак иленә әверелде дә куйды.
Балаларны халыкара яклау көне укучыларның зарыгып көткән җәйге каникуллары башланган көнгә туры килү – икеләтә бәйрәм итәргә хокук бирә! Шуңа да мәйданда «Экиятлэр доньясында» чарасына иртә баштан ук балалар агыла башлады.
Район үзәк китапханәсе уздырган бу чарада төрле спорт уеннары һәм 1995 елдан бирле уздырылып килүче асфальтка рәсем ясау бәйгеләре кертелгән иде. Ул көнне үзәк мәйдан 239 баланы сыендырды. Конкурсантлар арасында үсмер яшьтән алып әле яңа тәпи киткән балалар да бар иде. Оста итеп рәсем ясаучыларга, спорт уеннарында җитез хәрәкәтләнүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнән бар да бик канәгать булып таралышты. Инде мәйданда кабат очрашуларга кадәр!
2014 елның 1 июнендә Югары Ослан муниципаль районының мәдәният сарае мәйданында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС булеге җитәкчесе катнашуы белән танатаналы чара - “Балаларны яклау көне” узды.
Бәйрәмне чыгышлары белән районның сәләтле балалары бизәде. Балалар зур энтузиазм белән төрле кызык конкурсларда катнаштылар, көлешеп, шаярып уеннар уйнадылар. Конкурсларда катнашкан барлык балалар кечкенә истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.
1 июнь Халыкара Балаларны яклау көнендә Мөслим муниципаль районында тәрбиягә балалар алган гаиләләрнең Сабан туе үтте. Бәйрәм Иске Карамалы авыл җирлегендә узды. Чарада район Советы аппарат җитәкчесе А.М.Әхмәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Р.З.Солтанов һәм Иске Карамалы авыл җирлеге Башлыгы И.Н.Кәримов катнашты. Алар Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, барлык гаиләләрне бәйрәм белән котладылар. Әти-әниләр һәм балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, төрле спорт уеннарында көчләрен сынаштылар. Балалар үзләрен тәрбиягә алган әти-әниләренә чиксез мәхәббәт һәм игелеклелекләре өчен рәхмәтләр әйттеләр.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге каршында эшләп килүче “Яшь гаилә” кубының 2014 нче елның 31 нче маенда чираттагы җыелышы узды. Тиздән гаилә корырга ниятләүче яшь парлар ГХАТ бүлегенең баш специалисты белән әңгәмә кордылар, кызыксындырган барлык сорауларга җавап эзләделәр.
Виктор Васильевич белән Раиса Тимофеевна 60 ел элек Алабугада культура йортында танышалар. Раиса Тимофеевна бик матур җырлый. Аның тавышы үзенчәлекле, Зыкинаныкыннан ким түгел. 1 елдан соң яшьләр өйләнешә.
Гаилә башлыгы эш стажын көтү көтүдән башлый. Ул укыту-җитештерү комбинаты җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Бүген дә бик актив тормыш белән яши. Ветераннар Советының иң күренекле вәкиле. 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә оныклары, балалары белән бәхетле тормышта яшиләр.
2014 елның 30 маенда Алабуга районы Бехтерево авыл җирлегендә Корниенколар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр. Николай Карпович белән Галина Александровна комсомол төзелешендә Тольятти шәһәрендә бер бригадада эшләп танышалар. 1964 елның 30 маеннан бирле алар гел бергә, гомерләрен төзү эшләренә багышлаганнар.