1 нче июнь - балаларны халыкара яклау көнендә Минзәлә шәһәрендә матур бәйрәм үткәрелде

2014 елның 1 июне, якшәмбе

      Районның социаль яклау, ЗАГС, мәгариф, Пенсия фонды бүлекләре, ”Веста” күппрофильле яшьләр үзәге әзерләгән күпкырлы, эчтәлекле тамаша һәркем күңеленә хуш килде.Икенче ел рәттән яшь балалы аналар ”Коляскалар парады” конкурсында катнаша. Бу юлы аларның саны күпкә арткан, бизәлешләре дә соклангыч иде. Призлы урын алган өч җиңүчегә бүләкләр бирелде. Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев тантаналы төстә май аенда дөньяга аваз салган балаларның ата-аналарына туу турында таныклык тапшырылды. РФ Пенсия фондының Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча начальник урынбасары Неля Бикеева да балаларны бәйрәм белән котлады, күпбалалы алты анага сертификат тапшырды. Күккә шарлар, күгәрченнәр очырылды. Балаларның һәр кайсы күңелләренә ошаган шөгыль тапты: кемдер асфальтта рәсем ясады, батутта сикерде, нәниләр сабын күбекләре артыннан йөгерде. Ә бәхетле ата-аналар, әби-бабайлар сабыйларның шат йөзләрен күреп, чын күңелдән шатландылар, һәр тамашаны кызыксынып күзәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International