Баулы шәһәрендә балалар өчен күңелле бәйрәм

2014 елның 1 июне, якшәмбе

      Шәһәрнең үзәк мәйданының төрле почмакларында төрле чаралар үтте. Балалар төсле акбурлар белән алфальтта рәсем ясадылар, сәхнәдә яшь талантлар чыгыш ясап җыр һәм биюләр белән килгән кунакларның күңелен күтәрде. Шунда ук спорт ярышлары уздырылды.

      Чараның иң матур мизгеле булып яшь гаиләләргә сертификат тапшыру булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Илдус кызы Хуснуллина Борисовлар, Давлетхузиннар, Леонтьевлар, Нагимовлар, Вильдановлар гаиләләренә ана капиталы сертификатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International