Мөслим муниципаль районында Балаларны яклау көне

2014 елның 1 июне, якшәмбе

      1 июнь Халыкара Балаларны яклау көнендә Мөслим муниципаль районында тәрбиягә балалар алган гаиләләрнең Сабан туе үтте. Бәйрәм Иске Карамалы авыл җирлегендә узды. Чарада район Советы аппарат җитәкчесе А.М.Әхмәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Р.З.Солтанов һәм Иске Карамалы авыл җирлеге Башлыгы И.Н.Кәримов катнашты. Алар Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, барлык гаиләләрне бәйрәм белән котладылар. Әти-әниләр һәм балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, төрле спорт уеннарында көчләрен сынаштылар. Балалар үзләрен тәрбиягә алган әти-әниләренә чиксез мәхәббәт һәм игелеклелекләре өчен рәхмәтләр әйттеләр.

      Ә без, үз чиратыбызда, бу гаиләләргә ныклы сәламәтлек, күңел җылысы, сабырлык һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International