Мамадыш районы ГХАТ бүлеге каршында эшләп килүче “Яшь гаилә” кубының 2014 нче елның 31 нче маенда чираттагы җыелышы узды. Тиздән гаилә корырга ниятләүче яшь парлар ГХАТ бүлегенең баш специалисты белән әңгәмә кордылар, кызыксындырган барлык сорауларга җавап эзләделәр.
Фәния Гаязова килгән яшьләрне райондагы демографик күрсәткечләр, Россия Дәүләте гаилә кодексы белән таныштырды. Егетләр һәм кызлар шулай ук ГХАТ бүлегендә яшьләрнең һәм кунакларның үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар, бәхетле гаилә серләренә төшенделәр.
Һәр пар белән аерым рәвештә язылышу тантанасы сөйләшенде (тантана нинди телдә алып барыла, вакыты, төре һ.б.).
Бирелгән киңәш-табышлар яшьләргә киләчәктә файдалы булыр дип ышанып каласы килә.