Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган хәйрия акциясе булып узды

2014 елның 1 июне, якшәмбе

      Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан уздырылган хәйрия акциясендә балаларын хөкүмәт теркәве өчен мөрәҗәгать иткән ата-аналар өчен бүләкләр өләшү зур сюрприз булды. Бу хәйрия акциясендә безнең күптәнге партнерыбыз «Белый ангел» журналы редакциясе катнашты. Бу көнне 2 малай һәм 2 кызны ГХАТ бүлеге хөкүмәт тәркәве уздырды. Аларга Даниил, Адель, Юлия һәм Айназ дип исем бирделәр. Барлык семьяларда да балалар беренче. Бәхетле әти Дмитрий Душин әйтүенчә, алар, хатыны Римма белән уллары Даниил тууга бик бәхетле һәм шат, ә балага исемне алар күптән ук инде сайлап куйганнар.

      Бу елны да безнең шәһәребездә балалар тууы арту бик сөендерә (шатландыра). ГХАТ бүлегендә ел башыннан бирле 2273 бала теркәлгән, аларның 1185 – малайлар, 1088 - кызлар. Узган ел белән чагыштырганда бу көнгә 426 балага артыграк теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International