Бөгелмә шәһәрендә 2002 елдан бирле фән, мәдәният өлкәсендә сәләтле булган студентларга, иҗади эшләренә дәртләндерү максатыннан, югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортларының иң яхшы студентларына Бөгелмә муниципаль районы башлыгының исемле стипендияләре рәсми тәртиптә тапшырыла.
2014 елда бу чара танатаналы төстә Бөгелмәнең никахлашу сараенда уздырылды. Исемле стипендияләрне рәсми тәртиптә тапшыру алдыннан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре студентлар белән әңгәмә оештырды. Хезмәткәрләр аларны ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, гражданнар хәле актларының төп төрләренең статистик күрсәткечләре белән таныштырдылар. Бигрәк тә язылышуны теркәүгә кагылышлы сорауларга басым ясалды, чөнки әлеге студентлар тиздән уку йортларын тәмамлап, олы тормышка чыгалар һәм гаилә кора башлыйлар.
Әңгәмә яшьләргә хәзерге заманда җәмгыятьнең үсеш һәм үзгәреш шартларында никах һәм гаилә нигезләренә, гаилә кыйммәтләренә карата уңай фикерләр формалашуга юнәлтелде.