Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең тантаналар залында ана капиталы алуга сертификатлар тапшырылды

2014 елның 30 мае, җомга

      Балаларны яклау көненә багышлап, 2014 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең тантаналар залында ана капиталы алуга сертификатлар тапшырылды. Сабыйның дөньяга аваз салуы гаилә өчен һәрвакыт бәхетле һәм иң көтеп алган вакыйга. Нинди соң ул бәхет? Ул бик гади! Ярты метр буйдан башлана ул. Бәхет – ул йомшак һәм җылы нәни куллар, диван астындагы кәнфит кәгазьләре белән диван өстендәге валчыклар... Нәрсә ул бәхет дигән сорауга җавап эзләмәсәк тә була: бала-чагасы булган һәр кешедә үзенчә бәхет бар.

      Яшь гаиләләрне Россиянең Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре Пенсия фонды идарәсе башлыгы З.Ф.Калин һәм Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкче урынбасары С.Р.Сабирова котладылар. Бәхетле ун гаиләгә ана капиталы алуга сертификатлар, чәчәкләр һәм балалар киемнәре кибетеннән дисконт карталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International