26 майда Казан шәһәрендә гаҗәеп вакыйга булды

2014 елның 30 мае, җомга

      26 майда безнең шәһәрдә гаҗәеп вакыйга булды – берьюлы өч бала туды: 2 малай һәм кыз. Балалар тууны 29 майда Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Республика клиник хастаханәсендә теркәделәр.  Бәхетле Максим Анатолий улы һәм  Наталья Сергей кызы  балаларга  Платон, Матвей һәм Варвара дип исем бирделәр.

             Бу пар күптән түгел генә гайлә корса да, мәктәп елларыннан бирле бер-берсе белән таныш. Мәктәптән соң һәрберсе үз юлы белән киткән, икесе дә Казан дәүләт университетында юридик факультетта югары белем алганнар. Мәктәп  елларында ук кабынган беренче мәхәббәт аларны барыбер кавыштырган.

              Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казан шәһәре ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре сезне, Наталья Сергей кызы һәм Максим Анатолий улы, тормышыгыздагы бәхетле вакыйга белән тагын бер кат котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International