Кичә Үсәли авыл җирлегендә гомер итүче Имаметдиновлар Рәфкат абый белән Гәтифә апа зурлап гаилә бәйрәмен каршы алды. Инде ярты гасыр дәвамында алар бер-берсе өчен кирәк, бер-беренә терәк булып гомер итәләр. Күптән түгел Рәфкат абыйга катлаулы операция кичерергә туры килсә дә, өлкәннәрнең күңелләре көр: бүгенге көннәренә сөенеп, шөкер итеп яшиләр.
Авыл җирлеге башлыгы Әлмир Зыятдинов һәм сәркәтип Зөләйха Нуруллина “кәләш” белән “кияүне” беренчеләрдән булып котладылар. Зөләйха Рәисовна юбилярларны мактау китабында теркәде, җирлек башлыгы бүләкләр, рәхмәт хаты тапшырды, юбилярларның җилкәләрендә символик кызыл тасма беркетте.
Гомер буе тырыш, мактаулы хезмәт итеп, игелекле балалар үстереп, Үсәлидә үрнәк гаилә булып яшәүче бу күркәм гаилә үзләрен шулай зурлаганнары өчен чиксез рәхмәтләрен җиткерде.