29 майда Апас район башкарма комитетының утырышлар залында 14 яше тулган 21 егет һәм кызга тантаналы шартларда паспорт тапшырылды. Аларны район үзешчәннәре, әти-әниләре һәм хакимият вәкилләре гомергә бер генә була торган олы вакыйга белән котладылар. Яңа паспорт ияләренең һәркайсына район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.