100-нче юбилей пар Кукмара ГХАТ бүлегендә

2014 елның 25 мае, якшәмбе

      Без бик күп ырымнарга ышынганлыктын, май аенда туй үткәрүне дә бик яхшы билгеләрдән санамыйбыз. Бу айда туй көннәрен билгеләгән яшь парларга туйны башка айга күчерү турындагы киңәшләр, әлбәттә, күп биреләчәк.

      Бу язгы кыр, чәчү эшләре чорында электән калган билге. Ул вакытта бар халык мул уңыш алу өчен тир түгеп хезмәт куйган. Ә туй кичәләре үткәрү гади халыкның эшен тоткарлаган.

      Бу ышану бүгенге көндә актуальлеген югалтты, чөнки халыкның күп өлеше шәһәрләрдә яши. Бу елның май ае Кукмара районы ЗАГС бүлегендә туй тантаналарына бай ай булды. 2014 елның 24 маенда, май аеның төрле ырымнарына карамыйча, Шайдуллин Айдар Надир улы һәм Степанова Эльвира Виктор кызы никахларын рәсмиләштерделәр, бу парлар 100 нче юбилей пары булдылар. Агымдагы елның май аенда 19 никах теркәлде инде, ай тәмамланганчы тагын 8 тантаналы рәсмиләштерү көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International