Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе коллегиясе утырышы

2014 елның 26 мае, дүшәмбе

      2014 елның 26 маенда ОАО «Казанская ярмарка» территориясендә "Россия Федерациясе Президентының 2012елның 7 май указын үтәү турында. Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеген камилләштерү: 2014 елның 4 ае йомгаклары һәм киләчәккә бурычлар" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе коллегиясе утырышы узды.

      Коллегия утырышында катнаштылар: Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – Сабурская С.Х., Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары – Бутаева Н.В., Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш Идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.Р. Хабибуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе башлыгы - Ощепков А.А., Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге ДО идарә итүче урынбасары - Валиуллина А.З., Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Юстиции министрлыгы идарәсе башлыгы урынбасары - Кондуров Ю.Ю., Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары – Шацило Г.В., республика муниципаль район һәм шәһәр округлары башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге һәм идарә башлыклары.

      Төп докладны ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы урынбасары Хафизов Б.Т. ясады. Шулай ук сүз Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Юстиции министрлыгы идарәсе башлыгы урынбасары - Кондуровка Ю.Ю., Әтнә, Мөслим, Теләче муниципаль районнары башкарма комитеты ГХАТ бүлеге башлыкларына, “Аталар союзы” җәмгыяте рәисенә бирелде. Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хатларын тапшыру чарасы узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International