Һәр кешегә иртәме-соңмы якын кешесенең үлемен кичерергә туры килә. Беренче чиратта аны соңгы юлга озату белән бәйле мәшәкатьләр туганнарының җилкәсенә төшә. Үлем якынлашканда ниләр эшләргә кирәклеге турында бик сирәк кеше генә уйлана торгандыр.
Бу күңелсез вакыйга аны юридик яктан дөрес рәсмиләштерү кирәклеген белдерә. Шунлыктан ЗАГС бүлеге начальнигы Ф.В.Козырева Менделеевск шәһәре башкарма комитет җитәкчесе Р.Х.Сабитов, суд-медицина эксперты А.Л.Князева һәм зиратлар караучылары белән берлектә үткәргән “Түгәрәк өстәл” киңәшмәсендә үлемне тулы һәм вакытында теркәү зарурлыгы турында тема актуаль булды. Тормыш шулай корылган, без документларсыз бер-беребез һәм гомумән социум белән үзара элемтәгә керә алмыйбыз.
Бу чарадан соң “Менделеевск яңалыклары” газетасының 2014 елның 23 мае санында үлемне теркәү тәртибе турында белешмә мәгълүмат урнаштырылды.