Мамадыш районында бу атнада “Чәчәкле шимбә” узды. Барлык оешма хезмәткәрләре үз территорияләрен рәткә китереп чәчәкләр утырттылар. Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмады.
Аларның тырышлыгы белән ГХАТ бүлегенә килгән барлык клиентлар һәм кәләш-кияүләрне искиткеч чәчәк клумбалары каршы ала. Алдан әзерләнгән проект буенча утыртылган чәчкәләр Язылышу сараеның визиткасына әйләнде.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең хезмәте якын-тирә территорияне матурлау буенча конкурс комиссиясе тарафыннан да ел саен югары бәяләнә. Әлбәттә, беренче чиратка куелган максат – чисталык, матурлык һәм тәртипне иң элек ишек төбеннән башлау.