Буа районы мәктәпләре арасында беренчеләрдән булып “Семьеведение” курсын 5 нче мәктәп базасында үзләштерелү башланган иде. 10 класс укучылары ел буе зур кызыксыну белән әлеге курсларга йөрделәр.
2014 нче елның 20 маенда 10 класс укучылары өчен әлеге курсның соңгы занятиясе ГХАТ бүлегендә узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гульназ Хәкимова ГХАТ бүлегенең күп кырлы эшчәнлеге турында сөйләде, 2013 һәм 2014 нче елга китерелгән статистик мәгълүматлар белән таныштырды, 1990 нчы елдан алып 2013 нче елга кадәр язылышу һәм аерылышу күрсәткечләре буенча төзелгән чагыштырмача таблица да укучыларга тәгъдим ителде.
ГХАТ бүлегенең архивы укучыларда аеруча кызыксындыру уятты. 1927-1930 елларда гәрәб графикасы белән язылган, кулдан язылган һәм бүгенге көн язмалары аларның аеруча игътибарын җәләп итте.
Дәрес ахырында барлык катнашучылар рәхмәтләрен, янәдән очрашуга өметләрен җиткерделәр.