2014 елның 23 маенда Чистай никахлашу сараенда ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы булып узды.
Бәхетле ата-аналар:
- Валентина Сергей кызы һәм Денис Петр улы Тамашевскийлар
- Татьяна Иван кызы һәм Евгений Сергей улы Чугуновлар
- Юлия Святослав кызы һәм Игорь Вячеслав улы Дубровиннар
ГХАТ органы җитәкчесе Вера Белова-Реутинадан һәм ПФ отделениясенең башлыгы Надежда Сергеевадан котлаулар кабул иттеләр.
Мондый гаилә бәйрәменә бергә әшләүче коллегалары да битараф калмады. Яңа туган кечкенә нарасыйлар өчен Сбербанк, «Бетар» фирмасы, балалар йорты исеменнән килгән эшчеләр бүләкләр әзерләделәр.