Кукмара районында Халыкара гаилә көне узды

2014 елның 19 мае, дүшәмбе

Халыкара гаилә көне уңаеннан Кукмара район Мәдәният йортында зур бәйрәм оештырылды. Җир-биюләр, котлаулар белән үрелеп барган чарада төрле номинацияләр буенча тәбрикләүләр булды.

Кукмара районынын Татар Толлысыннан Дания Гәрәева, Кукмарадан Розалия Хәмәтдиноваларга “Ана Даны” медальләре тапшырылды. “Иҗади гаилә” номинациясендә сәхнә түренә Югары Өскебаштан Гөлшат һәм Ринат Сәләховлар, Кукмарадан Гөлнара һәм Илдар Галиевлар чакырылды. Балыклыда яшәүче “Алтын туй” ияләре Фәүзия һәм Роберт Дәүләтшиннар гаиләсе, укытучылар династиясен дәвам итеп, Югары Арбашта гомер кичерүче Садҗидә һәм Райнур Гыйльметдиновлар, “Интернационал гаилә” номинациясендә, Починок Кучук авылыннан Людмила һәм Мулланур Мөхетдиновлар тәбрикләнде. Югары Юмьядан Елена һәм Алексей Васильевлар гаиләсе “Тәрбиягә бала алып үстерүче” номинациясендә катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International