Буа муниципаль районында Халыкара гаилә көне – 2014

2014 елның 19 мае, дүшәмбе

Быел 20 тапкыр дөньяда иң якты һәм игътибарга лаек бәйрәмнәрнең берсе булган – Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. ГАИЛЭ - ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышанычлы һәм җан тынычлыгы таба торган урын. Гаилә - ул яраткан эшеңнән эшләп арыганнан сон, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын. Гаилә ул - әти, әни, балалар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан - буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Шушы көннәрдә Халыкара гаилә көне уңаеннан Буа драма театрында “Алтын” парлар, күп балалы гаиләләр, “Минем гаиләм – минем байлыгым!”, “Үрнәк гаилә!” номинацияләрендә катнашкан гаиләләр, ана капиталы сертификатын алучы гаиләләр, шулай ук балалары волонтерлар, актив-студентлар булган гаиләләр чакырылды.

Район башлыгы А.К.Айзетуллов барлык гаиләләрне дә бәйрәм белән котлады: “Гаиләләрегезгә иминлек, татулык, ныклы сәламәтлек. Гаиләгездә җылылык һәм ярату хөкем сөрсен, балалар куанычын, игелеген күреп яшәргә язсын, балаларыгызга якты киләчәк насыйп булсын! Бәйрэм белән, хөрмәтле райондашлар!”

Үзләренең матур теләкләрен шулай ук ГХАТ бүлеге, пенсия фонды, социаль яклау, яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчеләре җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International