Минзәлә района ГХАТ бүлегендә ятим балалар укый торган мәктәпнең чыгырылыш класс укучылары белән очрашу үтте

2014 елның 19 мае, дүшәмбе

      Бу якты дөньяга килгән көннән яныңда әти-әниең булса, аларның җылысын төеп яшәсәң, шуннан да зур бәхет юктыр бу дөньяда. Әмма мондый бәхеттән мәхрүм булган балалар да яши безнең арабызда. Гаилә көне алдыннан Минзәлә района ГХАТ бүлегендә ятим балалар укый торган мәктәпнең чыгырылыш класс укучылары белән очрашу үтте. ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.П. Куприянова аларга гаилә турында, аны ничек итеп саклау турында сөйләде. Бу очрашуга опека һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә чакырылган иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International