Һәр елны 15 майда, язның иң матур аеның нәкъ уртасында, Гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көнне бар дөнья Гаиләне данлый.
Бәхетле гаилә ул - балалы гаилә , ә бәхетле бала һәм бәхетле балачак бары тик тулы гаиләдә генә мөмкин.
Шуңа күрә Баулы районының яңа гаиләләре туа торган залда бүген кунакта икенче балалары туган Ришат һәм Гөлфизә Нуриевлар, Роман һәм Алина Курочкиннар, Нәфис һәм Айгөл Валиахметовлар, Ильмир һәм Гөлнара Хайруллиннар, Фәнил һәм Лилия Усмановлар гаиләләре булды.
Бәхетле әти-әниләрне Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмира Хуснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мурсалимова, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Станислав Тимофеев, “Автоград Банк” хезмәткәре Рүзилә Гиниятова котладылар.
Миләүшә Миннушина һәм Настя Бутаева кунакларга матур җырларын бүләк иттеләр.