2014 нче елның 16 нчы маенда Сарман муниципаль районында Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее белән берлектә Халыкара Гаилә көненә багышланган “Кешеләр, вакыйгалар, фактлар” дигән исем астында чара уздырылды. Үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен 18 укучы яклады.
Аларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең әйдәп баручы киңәшчесе Ю.Н.Рязанова котлады.
Җиңүчеләрне төрле номинацияләр буенча билгеләделәр һәм котладылар. “Күренекле кешеләр язмышы” номинациясе буенча ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Ә.Вәлишина үзенең котлауларын һәм бүләкләрен тапшырды.
Чараны бизәп моңлы җырлар яңгырады. Бәйрәм һәм яхшы кәеф балаларның күңелләрендә озакка сакланыр.