ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Баулы шәһәренең 9 яшь егет һәм кызына тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Баулы район Башлыгы Рамил Хакимулла улы Гатиятуллин яшьләргә туган илнең патриотлары булуларын теләде. Паспорт белән бергә укучыларга сувенирлар тапшырылды.

3
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Хәйруллиннар гаиләсенең тууына 60 елтулу уңае – «Гәүһәр туй» тантанасы үткәрелде. ТР Лениногорск районыныңКеркәле авылында туып үскән Фәрит абый Гаптулла улы белән Гайшә апа Шиһап кызын шушы олы бәйрәмнәре белән котлап балалары һәм оныклары килгән иде.

2
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе
Татьяна Васильевна 20 ел буе Мурзиха урта мәктәбендә директор,тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли.Шул вакытта ул ике улын Кириллны һәм Дмитрийны тәрбияли. Аның янында һәрчак ярдәм итәргә әзер булган ире – Сергей була. Авылда эш булмауга карамастан алар һәрвакыт эш табып торалар.

1
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Аларны юбилейлары белән котларга балалары, туганнары, авыл халкы, “Якты юл” җәмгыяте җитәкчесе, Куныр авыл җирлеге башлыгы килде.Хәкимҗанов Рәхимҗан 1941 елның 10 сентябрендә Шода авылында туган. 1955 елдан “Якты юл” колхозында механизатор булып эшли башлый, пенсиягә чыкканчы 2001 елга кадәр шушы эшендә кала.

31
октябрь, 2014 ел
җомга
Агымдагы елның 29 нчы октябренда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Галиевлар гаиләсенең бергә тормыш корып яши башлауларының 50-еллыгын билгеләп үттеләр. Фәтхелбаян абый белән Надифа апа Актаныш ягының Уръяды авылында очрашып, танышканнар.

Хәзер гаиләдәге олы ул Данил янына тагы бер малай – Дамир өстәлде.

 Әнисе Татьянага сугыш михнәтләрен күрергә, юл авырлыкларын һәм әти-әнисеннән аерылу кыенлыкларын кичерергә туры килсә дә, сабый тиешле авырлыгын җыеп, сау-сәламәт булып дөньяга килгән. Малай Нурлатның тудыру йортында туган, Нурлатта теркәлгән, исемне бар шартына туры китереп, мулладан куштырганнар. 4 ноябрьдә Дамирга 2 ай була. Үз әти-әнисе язмышына төшкән сынауларны аңлаудан ерак әле ул, тыныч тормышта, тату гаиләдә, туганнары арасында тансык малай булып гөрләп үсеп килә.


30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Сәяси репрессияләрдә зыян күрүчеләр өчен бу көн кайгы һәм хәтер көне. Сәяси репрессия дулкыны Буа районын да читләтеп үтмәгән. Районның меңләгән кешесе наһакка рәнҗетелеп, еллар буе “халык дошманы” клеймасын күтәреп йөрергә мәҗбүр булган.
Элек туйдан соң яшь парларлар агач утыртканнар. Бу традиция Яңа Чишмә районында 2011 нче елда тормышка ашты. Законлы язылышканнан соң яшь парлар “Яшьләр аллеясе”ндә агач утырталар.
Киңәшмәдә Кайбыч районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Р.З. Гайнуллина 2014 елның  10 ае нәтиҗәләре һәм 2014 елның ахырына кадәрлеэш планы , бурычлар белән таныштырды.
Арча районында тәүге тапкыр паспорт алучы 14 яшьлек яшүсмерләргә тантаналы шартларда гүзәл мизгелләре белән гомерлеккә истә калырлык итеп паспорт тапшыру традициягә кергәннән башлап әллә ничаклы яшьләр шушындый тантаналарның бәхетле сәбәпчеләре булу бәхетенә иреште. 30 октябрьдә узган тантанада да районыбызның 16 яшь егет–кызы паспорт алды. Россиянең лаеклы гражданины булуыңны раслаучы документка ия булу һәм изге теләкләрне кабул итеп алу мизгелләренен истәлеге аларның күңелендә озак сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International