Татьяна Васильевна 20 ел буе Мурзиха урта мәктәбендә директор,тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли.Шул вакытта ул ике улын Кириллны һәм Дмитрийны тәрбияли. Аның янында һәрчак ярдәм итәргә әзер булган ире – Сергей була. Авылда эш булмауга карамастан алар һәрвакыт эш табып торалар. Үзләренең хуҗалыкларын алып баралар. Хәзерге вакытта алар икесе дә Алабуга шәһәрендә эшлиләр: Татьяна Васильевна Росгосстрах компаниясендә, ә Сергей Михайлович ОЭЗ “Алабуга”да. Бу парның тормышы күпләргә үрнәк булып тора. Инде уллары усеп өйләнгән, үз балаларын тәрбиялиләр, әби белән бабайны сөендерәләр.