Алар Россиянең яшь гражданнары

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Арча районында тәүге тапкыр паспорт алучы 14 яшьлек яшүсмерләргә тантаналы шартларда гүзәл мизгелләре белән гомерлеккә истә калырлык итеп паспорт тапшыру традициягә кергәннән башлап әллә ничаклы яшьләр шушындый тантаналарның бәхетле сәбәпчеләре булу бәхетенә иреште. 30 октябрьдә узган тантанада да районыбызның 16 яшь егет–кызы паспорт алды. Россиянең лаеклы гражданины булуыңны раслаучы документка ия булу һәм изге теләкләрне кабул итеп алу мизгелләренен истәлеге аларның күңелендә озак сакланачак. Тантанада Россиянең яшь гражданнарын Вакытлыча район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Л.Осина,ТР Миграция хезмәтләре идарәсенең Арча районындагы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Г.Нигъмәтҗанова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ф.Бәхтиярова, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе З.Сәгыйтов  котлады, “Ләззәт” төркеме кызлары җырлы–биюле чыгышларын бүләк итте. Балаларын зурлап, гомергә истә калырлык бәйрәм оештыручыларга бүген паспортлы булган Азалия Әхмәтгалиеваның әнисе Лилия ханым барлык әти–әниләр исеменнән рәхмәтен җиткерде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International