Хәйруллиннар гаиләсе

2014 елның 3 ноябре, дүшәмбе

2014 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Хәйруллиннар гаиләсенең тууына 60 елтулу уңае – «Гәүһәр туй» тантанасы үткәрелде. ТР Лениногорск районыныңКеркәле авылында туып үскән Фәрит абый Гаптулла улы белән Гайшә апа Шиһап кызын шушы олы бәйрәмнәре белән котлап балалары һәм оныклары килгән иде. Дистәләгән еллар үтеп китсә дә,чәчләренә чал кунса да, аларһаман да шулай якты йөзле, бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсенә тугрылыкны, мәхәббәтне саклап кала алганнар. Горурлык кына өстәп торучы балалар тәрбияләгәннәр. Бу тантаналы көндәюбилярлар балалары,якыннары тарафыннан күпсанлы котлау һәм рәхмәт сүзләре ишеттеләр. ГХАТ бүлеге мөдире Елена Яковлевна Миннигалямова да үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Олы көннең истәлеге итеп юбилярлар балдаклар алмашып, бер-берсен кайнар котладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International