Галиевлар гаиләсенең алтын көзе... – Түбән Кама ГХАТ идарәсендә алтын туй тантанасы

2014 елның 31 октябре, җомга

Агымдагы елның 29 нчы октябренда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Галиевлар гаиләсенең бергә тормыш корып яши башлауларының 50-еллыгын билгеләп үттеләр. Фәтхелбаян абый белән Надифа апа Актаныш ягының Уръяды авылында очрашып, танышканнар. Кызыл туйларын да 1964 елның 29 нчы октябренда шул ук Уръяды авылында уздырганнар. Галиевларның гаилә бишегендә ике кыз бер малай якты дөньяга аваз салган. Алар барысы да гаиләләре белән яшь кала – Түбән Камада гомер кичерәләр. Бүгенге көндә Фәтхелбаян абый белән Надифа апа оныклары һәм оныкчыкларының уңышларына сөенеп, түгәрәк бәхетләренә шөкерана кылып, бер-берсен кадерләп, яратып яшиләр. Галиевларның алтын туйлары хөрмәтенә аларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ идарәсенең Мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International