2014 елның 1 ноябрендә Балтач районы Куныр авыл җирлегендә 50 ел бергә яшәгән пар Хәкимҗанов Рәхимҗан Хәкимҗан улы һәм Рәйханә Нургаян кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр

2014 елның 1 ноябре, шимбә

Аларны юбилейлары белән котларга балалары, туганнары, авыл халкы, “Якты юл” җәмгыяте җитәкчесе, Куныр авыл җирлеге башлыгы килде.Хәкимҗанов Рәхимҗан 1941 елның 10 сентябрендә Шода авылында туган. 1955 елдан “Якты юл” колхозында механизатор булып эшли башлый, пенсиягә чыкканчы 2001 елга кадәр шушы эшендә кала. 46 ел хезмәт елы бар. Хезмәттәге уңышлары өчен ВДНХның бронза медале, районның һәм колхозның мактау грамоталы белән бүләкләнә.Хәкимҗанова Рәйханә 1948 елның 24 мартында Шода авылында  туган. 1963 елдан 1997 елга кадәр “Якты юл” колхозында терлекче булып эшли.  34 ел хезмәт елы бар. Хезмәттәге уңышлары өчен ВДНХның  медаллэре, районның һәм колхозның мактау грамоталы белән бүләкләнә.1964 елның октябрендэ Рәхимҗан абый белән Рәйханә апа гаилә коралар. 3 бала табып, тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Фирая Киров өлкәсендә тормышта, улы Фәрит авылда ИП Давлетшинда пилорамда эшли. Төп йорттагы уллары Фәнис “Якты юл” җәмгыятендә терлекчелектә.Рәхимҗан абый белән Рәйханә апа төп йортта улы Фәнис һәм килене Альбина һәм 2 оныклары белән бик матур гына яшәп яталар. Рәхимҗан абый белән Рәйханә апаның   6 оныгы, 5 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International