2014 елның 8 ноябрь көнне Минзәлә районы Хуҗәмәт авыл җирлегендә “алтын” юбилярларны котлау тантанасы утте. Зарипов Хәлил Шаех улы белән Зарипова Рая Имам кызына бүләкләр , истәлекле медаль, почетлы акт тапшырылды. Бүләкләнгән пар гаилә бәхетләре, ярату һәм хөрмәт итә белү серләре белән уртаклаштылар.
Тәбәрле урта мәктәбе укучылары «Сөмбелә-2014» бәйрәмен уздырдылар.
Бәйрәм бик күңелле узды. Алар үзләре үстергән яшелчә –җимешләрдән күргәзмәләр ясап куйганар. «Шалкан» әкиятен театральләштереп күрсәттеләр. Кичә җыр, бию белән бергә алып барылды. Кичәдән авыл халкы ял итеп кайтты.
Паспорт бүлеге җитәкчесе Елена Рафаэль кызы Шадрина паспорт тапшырды, ЗАГС җитәкчесе Лилия Саимовна яшь гражданнарны флеш-карталар белән бүләкләде. Яшьләр үзәге җитәкчесе яшьләрне котлап һәр кеше өчен дә мөһим булган паспорт документ тышлыгы тапшырды.
5 ноябрьдә Алабуга ЗАГС бүлегендә барлык ЗАГС специалистлары һәм шул исәптән авыл җирлегендә гражданлык хәле актларын теркәүчеләр белән җыелыш уздырылды. Бу җыелышта свидетельство бланкларын саклау турында сораулар каралды. Авыл җирлегендә эшләүче специалистлар республикада урлашулар турында ТР КМ ЗАГС идарәсе җибәргән хатлар белән танышты.
2014 елның 5 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яшүсмерләрне социаль тернәкләндерү үзәге «Асылташ» балалары өчен экскурсия-лекция үткәрелде.
Зөфәр Нурми улы һәм Дилфрүз Зәки кызы Җәләлиевлар Зеленодол шәһәре пердприятияләрендә 40 елдан артык эшләп хезмәт ветераны исеменә лаек булдылар. Аларның кызлары, Нурия Зөфәр кызы, сөйләве буенча 60 ел бергә тормыш итеп, үзләрен тату, бер-берсенә ихтирамлы, үрнәк гаилә буларак күрсәттеләр. Шушы күркәм гаилә үрнәгендә Җәләлиевларның ике оныклары һәм ике оныкчыклары үсеп килә.
2014 нче елның 05 нче нояберендә Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “Гаилә” дәресләренең чираттагысын “Өмет” социаль приютында уздырдылар
2014 елның 5 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Диваевлар гаиләсенең 20 еллык туй юбилее узды. Тантаналар сарае исеменнән гаиләгә истәлеккә портрет һәм почетлы акт тапшырылды.