2014 нче елның 8 нче ноябренда Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Л.Тартмина һәм Кызыл Чишмә авыл җирлеге башлыгы И.Зәйнетдинов Дмитрий Лебедевны 95 яшьлек юбилее белән котлап, аңа истәлекле бүләк тапшырдылар. Дмитрий бабай Ширәмәт районының Николаевка авылында ерак 1919 елда туып, 4 класс белем алган. 1939 елда ул Советлар армиясенә хезмәткә алына. Ләкин хезмәт вакытын тутурып өенә кайтып китү аңа насыйп булмый – Бөек Ватан сугышы башлана. Дмитрий бабайның исенә аеруча авыр, аяусыз булып Сталинград шәһәре янындагы сугышлар кереп калган. 1943 елда каты яраланып, озак кына дәваланганнан соң, Дмитрий Лебедев ниһаять, өенә кайтып китә. Тормыш иптәше Анна Александровна белән алар бергә 67 ел гомер кичерәләр, өч кыз тәрбияләп үстерәләр.