5 ноябрьдә Алабуга ЗАГС бүлегендә барлык ЗАГС специалистлары һәм шул исәптән авыл җирлегендә гражданлык хәле актларын теркәүчеләр белән җыелыш уздырылды. Бу җыелышта свидетельство бланкларын саклау турында сораулар каралды. Авыл җирлегендә эшләүче специалистлар республикада урлашулар турында ТР КМ ЗАГС идарәсе җибәргән хатлар белән танышты.