Зөфәр Нурми улы һәм Дилфрүз Зәки кызы Җәләлиевлар Зеленодол шәһәре пердприятияләрендә 40 елдан артык эшләп хезмәт ветераны исеменә лаек булдылар. Аларның кызлары, Нурия Зөфәр кызы, сөйләве буенча 60 ел бергә тормыш итеп, үзләрен тату, бер-берсенә ихтирамлы, үрнәк гаилә буларак күрсәттеләр. Шушы күркәм гаилә үрнәгендә Җәләлиевларның ике оныклары һәм ике оныкчыклары үсеп килә.
ГХАТ бүлеге эшчеләре юбилярларга чәчәкләр һәм Зеленодол муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау хаты тапшырдылар.