2014 елның 11 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Бабановлар гаиләсенең 15 еллык туй юбилее узды. Тантаналар сарае исеменнән гаиләгә 20 еллык туй юбилеена чакыру билеты, истәлеккә портрет һәм почетлы акт тапшырылды.
2014 елның 11 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ермаковлар гаиләсенең 50 еллык гаилә юбилее узды.
Тантаналар сарае исеменнән гаиләгә истәлеккә портрет һәм почетлы акт тапшырылды.
Сарман районы Әлмәт авылында яшәүче Миннеямал апа Шәриповага һәм Колмәт авылыннан Нургалимә апа Габдуллинага 90 яшь тулды.
Кеше киләчәктә үзен нәрсә көткәнен белми диләр. Сарман районында яшәүче Миннеямал апа белән Нургалимә апа да узләрен ил башлыгы котлар диеп уйлау түгел, хәтта күз алдына да китермәгәннәрдер. Кая инде ул, тормыш дәрьясының тирән суларына батмый дия-дия, колачлап йөзгән кешегә...
10 ноябрь көнне район Мәдәният йортында Бөтендөнья яшләр көне уздырылды. Анда яңа туган балаларга таныклыклар тапшырылды, ана капиталына сертификатлар, яшь гражданнарга паспортлар бирелде.
10 ноябрь көне Югары Ослан муниципаль районы Макыл авыл җирлегендә Фәхриевлар гаиләсе Нурулла улы Гөмәр һәм Харис кызы Гөлгенәнең 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Октябрь азагында ТР Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 1000 бала теркәлде. Бу бәхетле балага әти-әнисе Кирилл дип исем бирделәр. Бу матур исем ике төрле аңлатма йөртә – берсе “кояш”, ә икенчесе “боеручы”. ЗАГС эшчеләре бергәләп яңа туган баланың әти-әнисен котладылар, туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Тәбәрле авылы китапханәсендә Раиф Фатхелбаян улы Мардановның «Татар китабы» дип аталган иҗади-фәнни хезмәтләренең презентациясе узды. Кичәдә Тәбәрле авыл җирлеге башлыгы М.М.Харасов Раиф Фатхелбаян улына авыл халкы исеменнән зур рәхмәтләрен җиткезде һәм бүләкләр тапшырды.