Октябрь азагында ТР Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 1000 бала теркәлде. Бу бәхетле балага әти-әнисе Кирилл дип исем бирделәр. Бу матур исем ике төрле аңлатма йөртә – берсе “кояш”, ә икенчесе “боеручы”. ЗАГС эшчеләре бергәләп яңа туган баланың әти-әнисен котладылар, туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.