Югары Ослан муниципаль районында алтын юбилялар хөрмәтенә тантаналы чара булды

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе

10 ноябрь  көне  Югары Ослан муниципаль  районы Макыл  авыл җирлегендә Фәхриевлар гаиләсе  Нурулла  улы  Гөмәр һәм Харис кызы  Гөлгенәнең 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын  туйларын билгеләп үттеләр.

Бу авыл җирлегендә хөрмәткә лаек гаилә, алар балаларына дөрес тәрбия биреп, яшь буын алдында үрнәк гаилә булып торалар. Балалары,оныклары  хәзерге көндә әти-әниләрен  яратып, хөрмәт итеп яшиләр.

50 ел  бергә гомер иткән  Фәхриевлар гаиләсен”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгының  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилялар исеменә  Макыл авыл җирлеге башлыгы,балалары,туганнары,якыннары бик матур,җылы сүзләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International