Узган елның август аенда 14 яше тулган яшь апаслыларны район үзәгенә, хакимият бинасының зур утырышлар залына чакырып, тантаналы төстә паспорт бирелде. Шул көннән башлап, һәр айның башында Апаста бу чара үткәрелү матур бер традициягә әверелде. 11 ноябрьдә яше җиткән 23 яшүсмер кулына беренче паспорт тапшыру тантанасы үтте. Ел башыннан 203 яшь апаслы үзенең тормышта тәүге паспортын әнә шулай дуслары, әти-әниләре катнашында, район хакимияте вәкилләре кулыннан алды.
-Ел ахырына кадәр тагын 45 яшь апаслыга шундый истәлекле вакыйгага чакыру җибәреләчәк,-ди районның паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин.