Сарман районы Әлмәт авылында яшәүче Миннеямал апа Шәриповага һәм Колмәт авылыннан Нургалимә апа Габдуллинага 90 яшь тулды.
Кеше киләчәктә үзен нәрсә көткәнен белми диләр. Сарман районында яшәүче Миннеямал апа белән Нургалимә апа да узләрен ил башлыгы котлар диеп уйлау түгел, хәтта күз алдына да китермәгәннәрдер. Кая инде ул, тормыш дәрьясының тирән суларына батмый дия-дия, колачлап йөзгән кешегә...
Сугыш чорының бар авырлыгын үз җилкәсендә татыган, җиңү якынайту өчен фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәткән Миннеямал апа белән Нургалимә апага Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты килде.
Рәхмәт сүзе белән тулы җылы хатны, муниципаль район башлыгы бүләген аларга муниципаль район Советы рәисе урынбасары Г.Р. Гәрәева тапшырды. Авыр тормыш юлы үткән тыл һәм хезмәт ветераннарының шатлыгын уртаклашырга кызлары, кияүләре, онык һәм оныкчыклары, якыннары, туганнары, күрше-тирәләре дә килгән иде.
Аларга алга таба да балаларының, туганнарының кадер-хөрмәтендә, тирә-юньгә нур сибеп яшәргә язсын.