Мамадыш районы авыл җирлекләре башлыклары һәм сәркәтипләре авылны яңарту буенча актив эшчәнлек алып баралар. Бу араларда Соколка авыл җирлегендә зур реконструкция эшләре алып барыла. Җирлек башлыгы Газинур Аскаров һәм сәркәтип Галина Заболотская авылдашларының сорауларына һәм теләкләренә тиз арада җавап бирәләр. Күптән түгел авыл урамнары яңартылды, яңа юллар ачылды. Соколканың үзәктә урнашкан чиркәвендә зур реконструкция эшләре алып барыла. Бу зур эшкә читтә яшәүче авылдашлары да зур өлеш кертә. Чөнки җирлек җитәкчеләре алар белән тыгыз элемтәдә тора.
13 ноябрьдә Арчаның үзәк мәчетендә имамнар һәм мөгаллимәләр җыелышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт, ТРның эчке сәясәт буенча департаментының дини берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү буенча Идарәсенең дәүләт — конфессиаль мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Ләззәт Хәйдәров, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
2014 нче елның 13 нче ноябрендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.
Агымдагы елның 13 ноябренда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә яшь түбәнкамалыларга паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Егет һәм кызлар Тантаналар залына әти-әниләре, туганнары белән бергә килеп, әлеге вакыйганы зурлап бәйрәм иттеләр. Рәсәй Федерациясенең төп документы булган паспортны яшүсмерләр Федераль миграцион хезмәтенең Түбән Камадагы филиалының беренче номерлы участогы җитәкчесе Гөлназ Шаһбазова тапшырды. Әлеге тантананың ГХАТ идарәсендә узуы – үзе үк символик мәгънәгә ия. 14 ел элек биредә яңа туган сабыйларына әти-әниләре туу турында таныклык алганнар.
Буа муниципаль районы ГХАТ бүлеге шәһәребездә 2014 нче елда туган 300-нче сабыйны теркәде. Туу турында 300-нче сан астында төзелгән актлар язуы Буа шәһәрендә яшәүче Радамир һәм Альбина Усмановлар гаиләсендә туган балага карата төзелде. Гаиләдә икенче булып туган балага Ралина исеме куелды. Кечкенә сабыйның беренче официаль документын - туу турындагы таныклык, Ралинанаң әтисенә тапшырылды.
2014 нче елның 12 нояберендә Мамадыш районы делегациясе Балтач районы Борбаш авылында үткән ана һәм бала темаларына, гаилә институтына, милли гореф-гадәтләрне саклауга багышланган бәйрәмдә катнашты. Делегация составында мәдәният һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, “җирле “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзасы бар иде.
Бертөркем кунаклар иң элек Бөрбаш урта мәктәбендә ачык дәресләр карадылар, “Милли бизәкләр” дигән күргәзмә белән таныштылар, ә аннары мәдәният йортында узган Балтач мәдәният үзәге хезмәткәрләре, район сәнгать мәктәбе һәм Бөрбаш мәктәбе укучылары катнашындагы “Милли рухлы гаилә учагының син асыл зат- гаилә тоткасы” дигән әдәби-музыкаль кичәне тамаша кылдылар.Концерт номерлары Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район үзәк хастаханәсе акушер-гинекологы Наилә Камалиева, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов һәм “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова чыгышлары белән үрелеп барды.
Бөек Ватан сугышы ветераны, 3 нче дәрәҗәдәге орден кавалеры Михаил Ананьевка 90 яшь тулды. Ул Әлмәт муниципаль районы Яңа Алан авылында туа, урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, Михаил Никита улы фронтка җибәрелә, шунда кул җәрәхәтләре ала, госпитальдә ята һәм демобилизацияләнә.
Актаныш муниципаль районынының ЗАГС залында 14 яше тулган егет-кызларга паспорт тапшыру тантанасы узды. Яңа паспорт ияләрен әти-әниләре, туганнары котлады. Район Башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе А.Иманаев яшьләргә истәлек буләкләре һәм паспорт тапшырды.