ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

2014 нче елның 18 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 31 нче мәктәп укучылары өчен экскурсия үтте. Балалар архив белгечләренә үз сорауларын биреп, шул сорауларга җавап алдылар.

Агымдагы елның 18 нче ноябренда Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “ГХАТ идарәсенең иң яхшы хезмәткәре” дип исемләнгән һөнәри осталык бәйгесенең чираттагы практик этабы булып узды. Әлеге бәйге якынлашып килүче ГХАТ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан игълан ителгән иде.

17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 17 ноябрендә Алабуга муниципаль районы Олы Качка авылында Денисенко гаиләсе яраткан әтиләре, 16 онык һәм 11 оныкчык бабасы Денисенко Михаил Константин улының  90 яшьлек юбилеен үткәрделәр. Юбилярны котларга һәм истәлекле бүләкләр тапшырырга дип Алабуга муниципаль районы башлыгы Г.Е.Емельянов килгән иде.

   17 ноябрьдә   район Пенсия Фонды бүлегендә ГХАТ бүлеге белән берлектә «Ана капиталы» сертификаты районның тагын 5 яшь әни кулына тапшырылды. Апастан: Сергеева Галинага, Вәлиуллина Гөлназга, Хәмзина Лилиягә, Нургалиева Зөлфия һәм Танай Турай авылыннан  Гилазиева Айгөлгә район Пенсия Фонды җитәкчесе Шамил Гаффаров, гражданлык актларын теркәү район бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина  тантаналы рәвештә  тәбрикләделәр истәлекле бүләкләр дә бирделәр. Яшь гаиләләргә бәхетле озын гомер, сәламәтлек һәм иминлек-тигезлек теләделәр. 

Югары Ослан муниципаль районында идарә тармагы комиссиясенең утырышы узды

15
ноябрь, 2014 ел
шимбә
9 гаилә парынын бәйрәм тантанасы бик җылы атмосферада узды. Бәйрәм алып баручысы һәрбер парны котлап,аларның гаилә тарихын сөйләп узды. Бриллиант юбилярлар – Сөнгатуллин Зәйнулла Асадулла улы һәм Зәйтүнә Абдрахман кызы. Алтын юбилярлар – Третьяков Арон Исаак улы һәм Эвелина Евсей кызы, Максимов Геннадий Петр улы һәм Алесандра Яковлев кызы, Малыгин Михаил Федор улы һәм Анна Иван кызы, Земсков Владимир  Александр улы һәм Галина Василий кызы,Гильмутдинов Шамил Гильмутдин улы һәм Фәния Әхәт кызы, Саитгараев Кәшиф Миргәләветдин улы һәм Рәвия Саттар кызы, Белов Сергей Иван улы һәм Надежда Александр кызы,Низамов Илдус Галирзан улы һәм Флора Фәттәх кызы.

2014 елның 15 нояберендә Чистай муниципаль районының ГХАТ бүлеге Никитиннар гаиләсен зөбәрҗәт юбилейлары белән котлады. Алар мәхәббәттә һәм бердәмлектә 55 ел гомерләрен уздырдылар.

      2014 елның 12 ноябрь көнне “изумруд” юбилярларны котлау тантанасы үтте. Аларга фотопортрет, почетлы акт тапшырылды. Бүләкләнгән пар гаилә бәхетләре, ярату һәм хөрмәт итә белү серләре белән уртаклаштылар.


14
ноябрь, 2014 ел
җомга

 

Казан шәһәре Киров районының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә яшь пар Зиганшин Артур Рафаэль улы һәм Зиннәтҗанова Ләйсән Таһир кызының язылышу тантанасы үтте.

Кияү һәм байкер дуслары ГХАТ бүлегенә тимер атларында килеп җиттеләр.Туй - һәр кеше өчен бик җитди адым. Артур белән Ләйсән дә ныклап әзерләнгәннәр.  

Ихлас күңелдән без аларга иң җылы теләкләр теләдек.

2014 елның 20 ноябрендә сәгать 16.00 Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда беренче туй бизнес-форумы узачак. Бу форум туй базарының белгечләрен, туй агетстволарының директорларын, оештыручыларны, алып баручыларны, фотографларны һәм башкаларны җыя.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International