2014 елның 20 ноябрендә сәгать 16.00 Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда беренче туй бизнес-форумы узачак. Бу форум туй базарының белгечләрен, туй агетстволарының директорларын, оештыручыларны, алып баручыларны, фотографларны һәм башкаларны җыя.
Форумда катнашучыларга бушлай мастер-класс уздырыла. Анда әйдәп баручы бизнес-тренер Е.Зубарева («Ценные кадры» агенствосының директоры, Казан шәһәре) катнаша.
Форум кысаларында Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова доклад белән чыгыш ясаячак. Бу тантананы ГХАТ идарәсе булышлыгы белән «LOVE» журналы редакциясе оештырды.