Түбән Кама ГХАТ идарәсендә иң яхшы белгечне билгелиячәкләр

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

Агымдагы елның 18 нче ноябренда Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “ГХАТ идарәсенең иң яхшы хезмәткәре” дип исемләнгән һөнәри осталык бәйгесенең чираттагы практик этабы булып узды. Әлеге бәйге якынлашып килүче ГХАТ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан игълан ителгән иде. Практик этап барышында белгечләр чиратлап туу, үлү, аерылышу һәм никахны теркәү буенча актлар язуларын төзеделәр. Әлеге эш тизлеккә башкарылды. Гамәлдәге программаның иске һәм яңа версиясендә дә актлар язуларын төзергә мәҗбүр булган белгечләр теге яки бу кыенлыкларга тап булдылар. Программаның иске версиясенә нигезләнеп төзелгән актлар язуларына өч – дүрт минут вакыт сарыф ителсә, программаның яңа версиясендә белгечләрнең күрсәткән вакытлары бермә-бер артты. Моның төп сәбәбе – яңа программаның җитешсезлекләре күп булуында. 
Һөнәри осталык бәйгесенең өченче йомгаклау этабы 18 декабрь көнне үтәчәк дип планлаштырылган. Әлеге этап барышында белгечләр үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтерләр дип көтелә. Бәйгегә нәтиҗә ел ахырында ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International