Югары Ослан муниципаль районында идарә тармагы комиссиясенең утырышы узды

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
Югары Ослан районының Башкарма комитеты социаль мәдәният сораулары урынбасары - комиссиянең председатель урынбасары Вилен Касимов, комиссия әгъзалары, авыл җирлеге башлыклары һәм секретарлары 17 ноябрь көне булып узган җинаять эше профилактикасы буенча идарә тармагы комиссиясенең утырышы узды.
Утырышта өч сорау каралды.

Беренче сорау буенча «Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә документларның,мөһер һәм штампларның ничек саклануы турында» район Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова чыгыш ясады.
Икенче сорау буенча «Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасында саклык сигналы урнаштыру» Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Вячеслав Раков чыгыш ясады.
Өченче сорау буенча “Югары Ослан муниципаль районы авыл җирлекләре,башкарма комитетлары биналарын техник яктан ныгыту, куркынычсызлык чаралары үткәрелүнә анализ” ны Югары Ослан муниципаль районы полиция башлыгы ярдәмчесе Марсель Данилов чыгыш ясады.
Утырышның азагында комиссиянең председатель урынбасары Вилен Касимов авыл җирлеге башлыкларына Башкарма комитеты биналарын техник яктан ныгытырга, сигнализация урнаштырырга кирәклегенә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International