Бөек Ватан сугышы ветераны, 3 нче дәрәҗәдәге орден кавалеры Михаил Ананьевка 90 яшь тулды. Ул Әлмәт муниципаль районы Яңа Алан авылында туа, урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, Михаил Никита улы фронтка җибәрелә, шунда кул җәрәхәтләре ала, госпитальдә ята һәм демобилизацияләнә.
Шуннан соң туган авылына кайта, ә 1951 елда Әлмәт шәһәренә күчә, машинист булып эшкә урнаша һәм пенсиягә хәтле шунда эшли. Тормыш иптәше белән 2 бала үстерә, хәзер аның 3 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә ул оныгы һәм аның гаиләсе белән яши.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек буенча урынбасары Равиль Хайруллин юбилярга район башлыгы исеменнән Россия Федерациясе Президенты В.В. Путиннан котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды, нык сәламәтлек, тигезлек, якыннары һәм туганнары ягыннан хөрмәт һәм игътибар итүләрен теләде.