Имамнар җыелышы

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

13 ноябрьдә Арчаның үзәк мәчетендә имамнар һәм мөгаллимәләр җыелышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт, ТРның эчке сәясәт буенча департаментының дини берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү буенча Идарәсенең дәүләт — конфессиаль мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Ләззәт Хәйдәров, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Җыелышта ГХАТ бүлекләрендә теркәлү үтмәгән килеш җирләүне башкару,дин өлкәсендә башкарылган эшләр, алда торган бурычлар турында эшлекле сөйләшү булды.

Җыелышны мөхтәсибәт җитәкчесе Раил хәзрәт алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International