Агымдагы елның 13 ноябренда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә яшь түбәнкамалыларга паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Егет һәм кызлар Тантаналар залына әти-әниләре, туганнары белән бергә килеп, әлеге вакыйганы зурлап бәйрәм иттеләр. Рәсәй Федерациясенең төп документы булган паспортны яшүсмерләр Федераль миграцион хезмәтенең Түбән Камадагы филиалының беренче номерлы участогы җитәкчесе Гөлназ Шаһбазова тапшырды. Әлеге тантананың ГХАТ идарәсендә узуы – үзе үк символик мәгънәгә ия. 14 ел элек биредә яңа туган сабыйларына әти-әниләре туу турында таныклык алганнар.
Үзләренең балалары өчен шатлык һәм сөенечләрен әти-әниләр дә белдерде. Тантана барышында паспорт иясе булган Викториянең әнисе Ольга Волкова балаларга исәнлек-саулык, бәхет-тәүфыйк теләде. ГХАТ идарәсе белгечләре исә, егет һәм кызларның илебезнең таянычы булып үсүләрен теләде.