Бертөркем кунаклар иң элек Бөрбаш урта мәктәбендә ачык дәресләр карадылар, “Милли бизәкләр” дигән күргәзмә белән таныштылар, ә аннары мәдәният йортында узган Балтач мәдәният үзәге хезмәткәрләре, район сәнгать мәктәбе һәм Бөрбаш мәктәбе укучылары катнашындагы “Милли рухлы гаилә учагының син асыл зат- гаилә тоткасы” дигән әдәби-музыкаль кичәне тамаша кылдылар.Концерт номерлары Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район үзәк хастаханәсе акушер-гинекологы Наилә Камалиева, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов һәм “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова чыгышлары белән үрелеп барды.