Агымдагы елның 5 нче ноябрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә никахларын теркәгән яшь пар Илнур Морзаханов белән Наталья Смоленковага никах теркәү тантанасын алып баручы регистратор Татарстан Республикасының төп документы - Конституциясен бүләк итте. Яшь гаиләгә әлеге үзенчәлекле бүләкне Татарстан Конституциясе көне алдыннан никахларын теркәгән өчен тапшырылды. Республиканың төп законы булган Конституциягә нигезләнеп кенә без хокукый тигез җәмгыять төзеп, тыныч илдә яшәүгә ирешербез.