2014 елның 8 ноябрь көнне Минзәлә районы Хуҗәмәт авыл җирлегендә “алтын” юбилярларны котлау тантанасы утте. Зарипов Хәлил Шаех улы белән Зарипова Рая Имам кызына бүләкләр , истәлекле медаль, почетлы акт тапшырылды. Бүләкләнгән пар гаилә бәхетләре, ярату һәм хөрмәт итә белү серләре белән уртаклаштылар.