Баулы шәһәренең 9 яшь егет һәм кызына тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Баулы район Башлыгы Рамил Хакимулла улы Гатиятуллин яшьләргә туган илнең патриотлары булуларын теләде. Паспорт белән бергә укучыларга сувенирлар тапшырылды. Тантаналы чарада УФМС бүлеге җитәкчесе Р.Гарипова, Баулы район Советы аппараты җитәкчесе Р.Хамидуллин, Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шарипов, яшь гражданнарның әти-әниләре дә катнашты.