Гаилә башлыгы – Владимир Александрович шушы авылда туып үсә, шушы авылда ул 30 ел элек үзенең булачак хатынын очрата. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң туган авылында алар туй үткәрәләр. Хәзерге вакытта да Ачинцевлар гаиләсе Большое Елово авылында яшиләр. Владимир Александрович эшмәкәр, ә Эльвира Фаиловна Татар Дөм-Дөм авыл җирлегендә эшли. Тәрбияләп ике бала үстерәләр – Денис быел мәктәпне тәмамлап КФУга укырга кергән, ә кече кызлары Элина балалар бакчасына йөри.
Бәйрәмдә пенсия фонды җитәкчесе Л.Н.Хиразева, ГХАТ бәлеге җитәкчесе А.Р.Мирякуповалар катнаштылар. Лилия Наилевна Хиразева ана капиталын тапшырып кына калмыйча, ана капиталын кайсы тармакларда кулланырга, сертификатны алу эчен кирэкле документлар турында сәйләде.Бәйрәмдә катнашучы әниләр ана капиталын законсыз куллану турында кисәтелделәр.Сертификатлар тапшырылгач, Яна Чишмә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Алия Рафгат кызы Мирьякупова әниләрне котлап, буләкләрен тапшырды. Кичә ахырында әниләргэ ана капиталын куллану буенча аерым консультацияләр бирелде.
2014 елның 25 ноябрендә Буа муниципаль районында эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идәрәсе җитәкчесе Альбина Рафаил кызы Шавалеева булды. Визит вакытында Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Фәһим улы Даутов һәм Буа районы башкарма комитетының социаль мәсәләләр буенча урынбасары Лилия Назыйм кызы Садретдинова белән дә эшлекле сөйләшү үткәрелде. Шулай ук районының ГХАТ бүлегендә Буа районы кешеләрен шәхси кабул итү булды. Гражданлык хәле актларын теркәгәндә туган барлык аңлашылмаган сорауларга төгәл җаваплар бирелде.
Татарстан Республикасында балаларны хокукый яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, районда ГХАТ, опека һәм попечительлек, мәгариф, социаль яклау бүлекләре белгечләренең һәм хуҗалык җитәкчеләренең ведомствоара киңәшмәсе үтте. ГХАТ бүлегенең “Гаиләнең психологик сәламәтлеге” дип аталган чыгышы гаилә таркалу, уңышсыз гаилә шартларында яшь буынны тәрбияләү, шулай ук гаиләдә җәберләүләрдән зыян күргән балаларга ярдәм итү кебек темаларга кагылды.